Бүген М-7 трассасында каты юл-транспорт һәлакәте булды.
Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте, вакыйга урыныннан язу бастырып. «Мәскәү ягына таба, Идел аша күпергә барып җиткәнче, “Газель" тукталган йөк машинасына килеп бәрелә. Урында өч “Ашыгыч ярдәм” һәм янгын сүндерүчеләр эшли", - дип сөйләде шаһит.
«Татар-информ»га билгеле булганча, бәрелешүдән соң, бер якка ауган пассажирлар «ГАЗеле» ндә 9 кеше булган. Беренчел хәбәрләрдән күренгәнчә, дүртесе зыян күргән.
Чыганак – “Татар-информ”.
Нет комментариев