Пенза өлкәсендә Сабан туе вакытында яңа аш-су рекорды урнаштырылачак
27 июнь көнне Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүм итте.
Бәйрәмне оештыручылар һәм хезмәттәшләре меңләгән кунакларны зур гаҗәпкә калдырырга әзерләнә: Кузнецк районында Россиянең яңа аш-су рекорды куелачак, бу казаныш «Россия рекордларының гастрономия китабына» теркәләчәк.
Бу мактаулы традициянең дәвамы: Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда аш-су осталары 857 килограммнан артык авырлыктагы 3414 порция «татарча азу» әзерләп, ил рекордын куйган иде.
Пенза Сабантуенда исә 1000 кг милли ризык ясарга ниятлиләр, дип хәбәр ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев