Пилотсыз системалар гаскәрендә кемнәр хезмәт итә ала?
Пилотсыз системалар гаскәре - Рәсәй Кораллы Көчләре структурасында, пилотсыз комплексларны кулланып, хәрби операцияләр үткәрү өчен махсус төзелгән гаскәрләрнең яңа төре.
Мондый контрактчыларга башка сугышчылар өчен булган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр карала, ләкин өстәмә мөмкинлекләр дә бар.
- Хезмәт итү хәвефсезрәк, чөнки ул сугыш сызыгыннан ерактарак бара.
- Контракт бер елдан алып билгеләнгән срокка төзелә. Ул тәмамланганнан соң, хезмәттән китәргә яки яңасын төзергә мөмкин.
- Контрактта язылуынча, хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый
Татарстанда контракт төзү өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган. 1 гыйнвардан башлап түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр артты.
Контракт төзү теләге булган кешеләр өчен Татарстанда махсус “кайнар линия” ачылды. Әгәр дә кандидатның параметрлары алдан тикшерелеп, әлеге хезмәткә яраклы икәнлеге ачыкланса, аның контакт мәгълүматлары белгечләргә тапшырылачак.
Татарстанда консультация алу өчен 117 номерына шалтырату һәм 4 төймәсенә басу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев