Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү: тәртипләр һәм мөмкинлекләр
Татарстанда пилотсыз очкычлар системасы буенча гаскәрләрнең яңа төренә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыю бара. Әлеге хакта район хәрби комиссары Наил Җантемиров аңлатма бирде.
–Яңа юнәлеш бердәм кораллы көчләр системасында формалашкан. Бу пилотсыз системалар белән идарә итү һәм махсус хәрби операция шартларында эшләүче аерым гаскәр булачак. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен югары таләпләр куела. Телефоннарда, планшетларда, гомумән, яңа гаджетларда яхшы эшли белүче гражданнарны чакырабыз. Заманча гаджетларда эшләү күнекмәләре булган егетләр белән эшләү җиңелрәк булачак.
РФ Оборона министрлыгы билгеләгән шартлар нигезендә контракт 1 елга һәм аннан да озаграк вакытка төзелә ала. Бу гражданинның теләгенә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк: контракт бер елга төзелгән икән, вакыт төгәлләнгәннән соң ул автомат рәвештә озайтыла алмый. Шул ук вакытта, контракт кушымтасында күрсәтелгәнчә, хәрби бары тик пилотсыз системалар белән эшләүче бүлекчәләрдә генә хезмәт итә ала, башка гаскәрләргә җибәрелми. Әлеге гаскәрләргә килгән хәрби хезмәткәрләр укытылачак һәм хәрби күнекмәләр узачак. Уку вакыты – 1-2 ай. Укулар пилотсыз очу системаларын җитештерү объектларында яки аларны куллану мәйданнарында узачак. Бүгенге көндә, РФ Оборона министрлыгыннан алынган күрсәтмә нигезендә, без әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге һәм яше буенча туры килгән райондашларны җыябыз. Бу гаскәрләргә 45 яшькә кадәр кешеләр генә алына. РФ Оборона министрлыгы җитәкчелеге пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдергән хатын-кызлар өчен яңа вазифалар булдыру мөмкинлеген дә карый. Авиация юнәлешендә белгечлеге булган, пилотсыз аппаратлар белән эшли алырдай кызларны сайлаячаклар.
Бу хезмәт хәвефсезрәк, чөнки ул алгы сызыктан читтә бара. Контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
1 гыйнвардан башлап Татарстанда контракт белән хезмәткә керүчеләр өчен түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу Россиядәге иң зур түләүләрнең берсе. Әлеге акчаның 2,5 миллионы Татарстан бюджетыннан, калган 400 меңе – Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы тарафыннан бүленә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев