Җәмгыять һәм без

Прокуратура Казан тулай торагында яшәүчеләрнең су булмауга карата шикаятьләрен тикшерә

ТР прокуратурасы Казан тулай торакларының берсендә яшәүчеләрнең су булмауга шикаятьләреннән соң тикшерү үткәрә.

   Ведомствода хәбәр итүләренчә, Тунаков урамындагы тулай торакта инде өченче көн салкын су юк-аны кулдан ташырга туры килә, ә гомуми бәдрәфләр эшләми. Халык шикаятьләреннән соң прокуратура катнашты һәм су белән тәэмин итү торгызылды. Барлык җаваплы затларның гамәлләре тикшереләчәк. Әгәр хокук бозулар ачыкланса, аларга җавап бирергә туры киләчәк.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев