Җәмгыять һәм без

Татарстанда бер гаилә үзләре җыйган гөмбә белән агуланган

Гаилә реанимациягә эләккән.

  «Татар-информ» М.Н.Садыйков исемендә 7 нче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаилә урманда маслята һәм сыроежка җыйган, ләкин хата аркасында кәрзингә аксыл поганка эләккән. Гөмбәләрне ашаганнан соң, гаилә үзен начар хис итә башлый. Аларны хастаханәгә салганнар.

"Бер пациентканың хәле авыр тотрыклы, реанимация бүлегендә дәвалана. Икенче пациентның хәле тотрыкланды, ул реанимациядән күчерелде. Баланың хәле авыр дип бәяләнә, ул Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә дәвалана", - дип сөйләде 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

  2026 ел башыннан Татарстан хастаханәләренә гөмбә белән агуланган 26 кешене китергәннәр.   «Гөмбә ашаганнан соң температура күтәрелмәсә, костырса һәм эч китсә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ашыгыч ярдәм килгәнен көткәндә, ашказанын юдырырга мөмкин», – дип киңәш итә табиблар.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев