Чираттагы халык җыены Иске Йомралы авыл җирлегендә дәвам итте.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Җыен район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узды.Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле тармак җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов җирлектә башкарылган эшләргә тукталды, үзара салым акчаларының тотылышы турында сөйләде, халыкның тәкъдим-мөрәҗәгатьләрен җиткерде.
Йомралы авыл җирлеге 4129 гектар мәйданны били. Аның составына Йомралы, Карабай, Ишеево авыллары керә. Өч авылда барлыгы 294 йорт исәпләнә, шуларның 190ында 507 кеше яши. Җирлектә 359 эшкә сәләтле кеше, 121 пенсионер һәм 18 яшькә кадәрге 359 кеше бар. 2025 елда 12 кеше вафат булган, 2026 елда бер үлем очрагы теркәлгән. Быел җирлектә бер сабый дөньяга килгән. Бүгенге көндә бер егет махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Кызганыч, өч егет батырларча һәлак булган.Йомралы авыл җирлегендә барлыгы 238 баш мөгезле эре терлек асрала. Шәхси хуҗалыкларда дүрт-бишәр сыер асраучылар да бар. Кош-корт, ат, үгез һәм сарыклар үстерүчеләр дә байтак.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында бүгенге катлаулы вәзгыятьтә райондашларның бердәмлегенең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
- Бүген безгә, барыннан да бигрәк, бердәмлек кирәк. Райондашларыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә күрсәткән фидакарьлеге, волонтерларның тырышлыгы зур хөрмәткә лаек. Бу эштә һәркем үз өлешен кертә. Бердәм булып эшләгәндә генә алдыбызга куйган бурычларны уңышлы хәл итә алабыз, - диде Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы районның социаль-икътисади үсешенә дә тукталды. Ул гамәлдәге проектларның сакланып калуы, районның яңа проектларда актив катнашуының мөһимлеген ассызыклады. Бүгенге көндә районыбызда 58 волонтерлык ноктасы эшли. Айрат Җиһаншин әлеге изге эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә ярдәмләшеп, бердәм булып эшләргә чакырды. Җыенда халыктан пай җирләре буенча сораулар булды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов пай җирләре өчен быел акчалата түләнәчәге турында әйтеп үтте. Шулай ук халык су мәсьәләсе, элемтә юклыгы хакында да борчылуларын белдерделәр. Барлык сораулар, тәкъдимнәр исәпкә алынды. Халык җыены тантаналы төстә тәмамланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл мәдәният йорты мөдире Резеда Гайнетдиновага Электрон мактау тактасы таныклыгын тапшырды.
Нет комментариев