Апас шәһәр тибындагы бистәсендә көзге өмәләр бара.
Үзәк Ял паркы, Табар буйлары, Яр буе чистартыла. Шулай ук оешма тирәләрендә, хезмәт коллективларына беркетелгән урамнарда да чистарту, матурлау эшләре дәвам итә.
“Чираттагы өмә Яр буенда узды. Плотина буенда кышка әзерлек эшләре башкарылды. “Табарка-1”, “Табарка-2” ял итү урыннарында да көзге җыештыру эшләре оештырылды. Ял итү урыннарын көздән җыештырып калдырабыз. Үзебез яшәгән җир матур, чиста, төзек булсын дигән максат белән эшлибез. Язын, җирләр кардан арынгач, килеп, рәхәтләнеп ял итәрлек булсын. Электр челтәрләре, “Алтын алка” Боз сарае, “Алга” яшүсмерләр клубы, “Сәләт” иҗат үзәге, туган якны өйрәнү музее, спорт мәктәбе коллективларына әлеге өмәләргә кушылып, үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт”, - ди Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Нет комментариев