Районда халык җыеннары уза
Район тормышы

Районда халык җыеннары уза

Халык җыены Ишеево авыл җирлегендә дәвам итте

(3 сентябрь, «Апастово-информ»).

  Җыенда район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов башкарылган эшләр, үзара салым акчаларының тотылышы һәм җирлектәге тормыш белән таныштырды.

Ринат Сатдинов
Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов Фото: Ландыш Гайнуллина

- Ишеево авыл җирлеген биш авыл тәшкил итә. 112 хуҗалыкта 287 кеше яши. Шуларның 170е төрле тармакларда хезмәт куя. Бүгенге көндә ике егетебез махсус хәрби операциядә катнаша, - дип таныштырып үтте ул.

Радик Гыйсмәтов районда урып-җыю эшләре барышына тукталды, дәүләт ярдәмнәреннән файдаланырга чакырды.

Радик Гисматов
Апас районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов Фото: Ландыш Гайнуллина

- Хәзер бер баш сыер асрау өчен 6300 сум субсидия бирелә, киләчәктә ул 10 мең сумга кадәр арттырылачак. Алты айга кадәр булган үгезләр сатып алганда да ярдәм каралган. Бер баш үгез өчен субсидия 35 мең сумга кадәр булачак, - дип аңлатты ул һәм тулырак мәгълүматлар буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итергә киңәш итте.

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин республика һәм федераль программалар кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүдә авыл халкының бердәмлеген билгеләп үтте.

Айрат Зиганшин
Апас районы башлыгы Айрат Габдулхакович Җиганшин Фото: Ландыш Гайнуллина

- Егетләребезнең ихтыяҗларын өйрәнеп, аларга төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Бу эштә район халкы бердәм. Киләчәктә дә актив булыйк, - диде район башлыгы.

Җыенда авыл халкы үзләрен борчыган сорауларын җитәкчеләргә җиткерде, тәкъдимнәрен әйтте.


Нет комментариев