Апаста терроризм корбаннарын искә алдылар
Район тормышы

Апаста терроризм корбаннарын искә алдылар

3нче сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

 Әлеге уңайдан район үзәгендәге һәйкәл янына Апас мәктәбе укучылары, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Рәис Нигъмәтҗанов, Сергий атакай Грязнов, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина катнашты. Биредә Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

    Чарада 2004нче елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗига искә төшерелде. Ул көннәрдә террорчылар 1нче мәктәпне басып алып, 1100 дән артык кешене, шул исәптән балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны, әсирлектә тотты. Өч көнлек камау нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.

  Беслан фаҗигасе Россия тарихында иң коточкыч террорчылык актларының берсе булып калды. Ел саен 3нче сентябрьдә ил күләмендә терроризм корбаннарын искә алу чаралары үткәрелә.   Әлеге чараларның төп максаты - терроризм һәм экстремизм кебек афәтләргә каршы тору, яшь буында уяулык һәм җаваплылык хисе тәрбияләү, тынычлыкны кадерләүнең мөһимлеге.


Нет комментариев