Табар Черкене авыл җирлегендә халык җыены узды
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Җыенны авыл җирлеге башлыгы Рәсим Сибгатуллин ачып, агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле тармак җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Авыл җирлегендә “Табар” хуҗалыгы бик нәтиҗәле эш алып бара. Хуҗалыкта заманча техника кулланыла, җирлектә ат, сарык һәм каз үрчетү юнәлешләре үсештә. Шулай ук биредә заманча сөтчелек комплексы үз эшен башлап җибәрде. Ул җирлектә яшәүче халык өчен мөһим эш урыннары һәм керем чыганагы булып тора.
Авыл җирлегендә юллар төзүгә дә игътибар бирелә. Ике елга исәпләнгән программа нигезендә 350 метр озынлыкта вак таш юл төзелгән. Рәсим Сибгатуллин үзара салым акчаларының тотылышы турында да хәбәр итте. Әлеге акчалар юллар төзү, урамнарны яктырту, һәйкәлләрне ремонтлау һәм башка эшләргә тотылган. Федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган эшләр турында да сөйләнде.
Халык җыенда су, автолавка китертү, транспорт, пай җирләре, ташландык участокларны һәм территорияләрне тәртипкә китерүгә кагылышлы сорауларын җиткерде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов пай җирләре өчен акчалата түләүләр турында мәгълүмат бирде.
- Һәр нәрсәнең үз кыенлыгы бар. Барысы да өстенлекле булуына карап, акрынлап хәл ителер. Районда төрле программалар эшли, алар кысаларында күп эшләр башкарылды. Киләчәктә дә сезне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, бердәм булып хәл итәрбез, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Җыен ахырында ул һөнәри уңышлары өчен сыер савучы булып эшләүче Светлана Волковага “Электрон мактау тактасы” таныклыгын тапшырды. Светлана Волкова туган колхозында 30 елдан артык хезмәт итүен, эшен бухгалтер булып башлавын әйтте.
Фото: Ландыш Гайнуллина
- Эшемне бик яратам. Бүген мине зурлап хөрмәтләделәр. Бүләк алу бик күңелле булды, - дип сөенечен уртаклашты ул.
Нет комментариев