Түбән Камада суд «СанСити» кафесының эшен 60 тәүлеккә туктатты.
Сәбәбе — куркыныч бактерияләр: эчәклек таякчыклары һәм алтынсу стафилококк.
Роспотребнадзор тикшерүе барышында бик күп бозулар ачыкланган:
-
Савыт-саба юу өчен махсус ванналар юк;
-
Азык-төлек продуктлары маркировкасыз;
-
Пешекчеләр медицина каравыннан башка эшкә кертелгән;
-
Соуслар — үзләре әзерләгән, алар да тикшерелмәгән.
Лаборатория анализлары шуны күрсәткән:
-
Сайлап алынган ролларда — эчәклек таякчыклары төркеме;
-
Шулпа пробасында — шул ук бактерияләр;
-
Юынгычларда — эчәклек таякчыклары;
-
Өч хезмәткәрнең организмында — патоген алтынсу стафилококк.
Нәтиҗә: суд кафе эшчәнлеген 60 көнгә туктатты.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев