Район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды
Җәмгыять һәм без

Район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды

Быел районда 175 укучы - 9нчы, 56 укучы 11нче сыйныфны тәмамлый.

Тантаналарның берсе Апас урта мәктәбендә үтте. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, район советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин катнашты.
Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде, хезмәттәшләренә, җитәкчеләргә, ата-аналарга олы рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да яшьләргә имтиханнарны уңышлы тапшырып, тормышта үз юлларын табуларын теләде.
Бәйрәм җыр-биюләр, тәбрикләүләр, бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.


Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Харитонова Россия Мәгариф министрлыгының Мактау билгесенә лаек булды. Юнармиячеләргә медальләр тапшырылды, ә Күчмә Кубок 8 “А” сыйныфына бирелде.


Татнада ветеран укытучылар да катнашты.
Чыгарылыш сыйныф укучылары башкарган саубуллашу вальсы бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе булды.


Нет комментариев