Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Районда әти-әниләр белән бергә имтихан тапшырдылар

Апас урта мәктәбе базасында “Әти-әниләр белән бергә ОГЭ һәм ЕГЭ тапшырабыз” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды.

(27 март, “Апастово-информ).


Чара кысаларында әти-әниләр укучылар белән бергә имтиханның барлык этапларын – теркәлүдән башлап нәтиҗәләрен алуга кадәр бергә үттеләр. Алар база математикасы буенча Бердәм дәүләт имтиханын һәм математикадан Төп дәүләт имтиханының кыскартылган вариантларын эшләделәр.
Катнашучыларга имтихан үткәрү тәртибе җентекләп аңлатылды. Шулай ук материалларны бастыру һәм сканерлау, бланклар тутыру, укучыларны аудиторияләргә утырту һәм күзәтү процесслары күрсәтелде.


Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар әти-әниләрнең имтиханнарга карата күзаллавын киңәйтә, борчылуны киметә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен ачыграк, аңлаешлырак итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев