Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән “Ярдәм янәшә” акциясе дәвам итә. 20 июльдә районнан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак.
(17 июль, “Апастово-информ”).
Изге гамәлгә район оешма-предприятиеләре, хезмәт коллективлары һәм райондашлар актив кушыла. Алар гуманитар йөкне туплауда үз өлешләрен кертә.
Район Социаль фонд коллективы да акциядән читтә калмады. Алар акчалата ярдәм күрсәтү белән беррәттән, көнкүрештә кирәкле булган әйберләр дә тапшырды.
Җыелган ярдәм гуманитар йөк составында махсус хәрби операция зонасына озатылачак.
Нет комментариев