Районда тавыш бирүчеләр арасында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә бар
Җәмгыять һәм без

Районда тавыш бирүчеләр арасында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә бар

Апаста яшәүче Гөлнур Чернова үзенең туган көнендә 880нче номерлы сайлау участогына килеп, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда үз тавышын биргән

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).

Апас мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогында сайлауларны икенче көне дә бәйрәм рухы белән башланып киткән. Апаслылар иртәдән үк күтәренке кәеф белән килеп, сәяси вакыйгада катнаша. 19 сентябрьдә үзенең туган көнен каршылаучы Гөлнур Чернова иртәдән үк сайлауга килеп, тавыш биргән.


Нет комментариев