Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация якташлар белән очрашып, туган як сәламнәрен җиткерде, алып килгән күчтәнәчләрне һәм кирәкле әйберләрне тапшырды.
(23 июль, “Апастово-информ”).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сүзләренчә, бу - Апас районы делегациясенең махсус хәрби операция зонасына 21 нче сәфәре.
- Изге эштә катнашкан барлык райондашларыбызга, оешмаларга, авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәп директорларына зур рәхмәт. Иганәчеләр Лилия Зәйнуллина, Равиль Җәләлиев, Азат Сафин да саллы ярдәм күрсәтте. Җыелган һәр сум хәрбиләргә кирәкле әйберләр сатып алуга тотылды. Якташларыбыз сораган кирәк-яраклар, шәхси куллану әйберләре, төзелеш материаллары тупланды. Шулай ук егетләргә “Нива” автомобиле дә тапшырылды, - диде Ленар Хантимиров.
Очрашу барышында хәрбиләр күрсәтелгән ярдәм өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Район делегациясе исә батыр якташларга исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын теләп, кайтыр юлга кузгалды.
Нет комментариев