Апас районы үзәк хастаханәсе коллективына тагын бер яшь белгеч - участок табиб-терапевты Раилә Зиннәтҗанова кушылды.
Раилә Рамил кызы - үзебезнең якташыбыз. Казан федераль университетын тәмамлап, туган ягы - Апаска эшкә кайтты. Аны хастаханә коллективы җылы каршы алган һәм һөнәри юлын башлап җибәргәндә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Раилә Зиннәтҗанова өчен медицина һөнәре аеруча якын. Аның әнисе дә район хастаханәсендә табиб булып эшли. Шулай итеп, гаилә медицина династиясе тагын бер яшь белгеч белән тулыланды.
Нет комментариев