Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Рамил Гайнуллин: язма эшләрне тикшерүче нейрочелтәр укытучылар эшен җиңеләйтә

Казан шәһәрендәге КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә мәгарифтә цифрлы технологияләр һәм ясалма фәһем куллануның яңа мөмкинлекләре турында сөйләгән.

 Ул бу хакта татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган түгәрәк өстәлдә белдергән.
Аның сүзләренчә, гимназиядә “Онлайн мәктәп” проекты кысаларында татар телендә 700гә якын видеодәрес булдырылган. Моннан тыш, ясалма фәһем ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты буенча махсус интерактив дәресләр дә әзерләнә.
Иң әһәмиятле яңалыкларның берсе - укучыларның язма эшләрен автомат рәвештә тикшерүче нейрочелтәр. Әлеге система диктантлардагы хаталарны тиз арада ачыклап, укытучыларның эшен сизелерлек җиңеләйтергә тиеш. Проектны апрель ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Белгечләр фикеренчә, мондый технологияләр укыту сыйфатын арттырырга һәм укучыларның белем үзләштерүен яхшыртырга ярдәм итә.


Чыганак: “Татар-информ”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев