Җәмгыять һәм без

Республика көнендә Казанка елгасында суднолар йөрүне чикләү планлаштырыла

Казанка елгасының Миллениум күпереннән Киров буасына кадәрге участогында Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, суднолар йөрүне чикләү күздә тотыла.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертизадан уза.

Документ текстында әйтелгәнчә, чикләү эчке су транспорты судноларына, шул исәптән гидроциклларга һәм дәүләт теркәвеннән узмаган кече судноларга кагыла.

Кече суднолар йөрүенә тыелма 30 августта сәгать 16.00 дан 22.30 га кадәр гамәлдә булачак, дип фаразлана.

Тыелманы тәэмин итүгә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.


Нет комментариев