Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырыла.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Россия буенча «Профессионаллар»чемпионатының төбәкара йомгаклау этабы старт алды. Ярышлар Россиянең 32 субъектында, шулай ук илнең 15 эре корпорациясе мәйданчыгында уза. Катнашучылар 390нан артык компетенция буенча көч сынаша. Өлкәннәр дә, яшьләр дә төрле номинацияләрдә катнашып, осталыкларын сыный.
Республиканы, гадәттәгечә, зур җыелма команда тәкъдим итә. Команда составына 347 конкурсант, 347 эксперт кергән. Барлыгы 347 компетенция билгеләнгән. Алар арасында ресторан сервисы, электромонтаж, фельдшер, медицина һәм социаль тәрбия, чәчтараш сәнгате, пациентның цифрлы игезәге, ЧПУ станокларында токарь эшләре кебек һөнәрләр бар.
Татарстан командасы беренче җиңү дә ирешкән. Новосибирск шәһәрендә узган төбәкара этапта юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча республика җыелмасы алтын медаль яулаган.
Ярышлар 2026 елның августына кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев