«Россия – АСЕАН» саммиты көннәрендә 80дән артык өстәмә поезд йөриәчәк
Җәмгыять һәм без

«Россия – АСЕАН» саммиты көннәрендә 80дән артык өстәмә поезд йөриәчәк

17-19 июньдә Казанда узачак Россия – АСЕАН саммиты вакытында 80дән артык өстәмә электропоезд билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Поездлар 30 минуттан 1 сәгать аралыкта йөриячәк. Чара кунаклары һәм катнашучылары өчен уңайлык тудыру максатыннан, составлар саммит узачак урынга – „Казан Экспо“га – арадаш тукталышларсыз барып җитәчәк», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта Казан – Аэропорт юнәлешендәге гадәти шәһәр яны поездлары бу чорда үзгәртелгән график буенча йөриячәк.

Маршрутта ЭПЗД сериясенең алты вагонлы яңа буын поездлары кулланылачак. Аларның вагоннары эргономик урындыклар, гаджетлар кору өчен розеткалар, зур багаж өстәлләре, һаваны зарарсызландыру белән климат-системалар белән җиһазландырылган. Составлар эчендә һәм түбәсендә видео күзәтү камералары белән дә тәэмин ителгән.

 


Нет комментариев