Россия күгендә бер төндә 147 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Россия территориясендә узган төндә 147 пилотсыз очу аппараты юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, пилотсыз очкычлар Башкортстан Республикасында, шулай ук Белгород, Брянск, Воронеж һәм башка берничә өлкәдә бәреп төшерелгән. Моннан тыш, алар Кара һәм Азов диңгезләре акваториясендә дә юк ителгән.
Татарстан территориясендә пилотсыз очкычлар очрагы теркәлмәгән.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев