Россия Социаль фонды: балалар пособиеләре бәйрәм ялларына да карамастан вакытында килә
Җәмгыять һәм без

Россия Социаль фонды: балалар пособиеләре бәйрәм ялларына да карамастан вакытында килә

Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, июнь аенда балалар пособиеләре гадәти график буенча түләнәчәк.

12–14 июньдәге озын бәйрәм яллары аркасында түләү даталары күчерелмәячәк. Фонд мәгълүматлары буенча:

* балалар пособиеләренең күпчелеге банклар тарафыннан 3 июньдә күчереләчәк;

* өч яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталыннан айлык түләүләр 5 июньдә киләчәк;

* эшләүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие 8 июньдә түләнәчәк.

Социаль фондта ассызыклауларынча, барлык гаиләләр дә акчаларын гадәти вакытта алачак.


Нет комментариев