Россиялеләрнең бер өлеше май өчен пенсияне вакытыннан алда алачак
Май бәйрәмнәре уңаеннан Россия пенсионерларының бер өлеше пенсияне вакытыннан алда алачак.
Бу хакта “Татар-информ” яза.
Банк аша түләү алучыларга май өчен акчалар 30нчы апрельгә кадәр күчереләчәк. Бу барлык төр пенсияләргә кагыла, гариза бирү таләп ителми.
Почта аша пенсия алучылар өчен график үзгәрми: түләүләр 2-3 майдан башлап таратыла һәм 25нче майга кадәр дәвам итә.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев