Җәмгыять һәм без

Россиянең ике шәһәрендә Ozon складларына БПЛА һөҗүм иткән

Украина бәйсез очкычлары Махачкала һәм Краснодардагы Ozon складларына һөҗүм ясаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Махачкалада һөҗүмнән соң янгын чыккан, ә склад хезмәткәрләре тиз арада эвакуацияләнгән. Шулай да, берничә кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм хәзерге вакытта аларның гомерләренә һәм сәламәтлекләренә бернәрсә дә янамавын белдерделәр.

Склад эше туктатылган, логистика маршрутларын яңадан бүлү бара, дип билгеләп үттеләр маркетплейс матбугат хезмәтендә.

Краснодардагы складта да бәреп керүдән соң янгын чыккан. Әмма хезмәткәрләр зыян күрмәгән.

Шулай ук, ВСУ Адыгейск һәм Невинномысскидагы маркетплейс складларына һөҗүм итмәкче булган, ләкин максатларына ирешә алмаган – товарлар, хезмәткәрләр дә зыян күрмәгән. Складлар ябылган, хәзерге вакытта анда оператив хезмәтләр эшли.


Нет комментариев