Бүген Салмачы бистәсеннән чыгу юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига урынында мотоциклчының гомере өзелгән.
Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, вакыйга урынында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшләгән. Һәлакәт аркасында юлның ике ягында да зур бөке барлыкка килгән.
Казанның Дәүләт автоинспекциясендә мотоциклчының һәлак булуын расладылар. Хәзерге вакытта юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев