Районара салым инспекциясе 14 ноябрьдә, 9.00-17.00 сәгатьләрдә салым түләүчеләр – физик затлар өчен “Ачык ишекләр” көннәрен үткәрә.
Чара кысаларында, теләге булган һәркем, 2026 елда милек салымнары, физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак. Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем, нинди вакытта түләргә тиешлеге, муниципаль берәмлектә төгәл нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук салым темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.
Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын уза алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Нет комментариев