Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Шәмәк авылында күмәк өмә узган

Шәмәк авылында бердәмлек үрнәге күрсәтеп, күмәк өмә үткәрелгән. Авыл халкы бергәләп тирә-якны тәртипкә китереп, чисталык урнаштырган.

(18 март, “Апастово-информ”).


Өмә барышында ир-егетләр корыган агачларны кисеп, куакларны чистарткан. Балалар да өлкәннәрдән калышмыйча эшкә кушылып, активлык күрсәткән. Яшь буынның тырышлыгы аеруча игътибарны җәлеп иткән. Хатын-кызлар исә өмәдә катнашучыларга күтәренке кәеф биреп, уртак эшкә дәрт өстәгән. Бу хакта якташыбыз, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев язган.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрләрдә билгеләп үткәнчә, Шәмәклеләр туган җиргә мәхәббәтне сүз белән түгел, ә гамәлдә күрсәтә. Җитәкче мондый күмәк эшләрнең башка авыл җирлекләре өчен дә үрнәк булуын ассызыклап, район халкын туган якның чисталыгын һәм матурлыгын сакларга чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев