Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан чакканнан соң 2029 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 457се – балалар. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күп чаккан очраклары Казан халкы арасында теркәлгән – 502 очрак, аннан соң Әлмәт районы – 218 очрак һәм Яр Чаллы – 214 мөрәҗәгать.
Талпан йогышлы авырулары белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Талпан энцефалитына каршы иммунизация 9950 кеше алган , бу планның 72 процентын тәшкил итә, дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзорда.
Нет комментариев