Сочида ике турист аюны күреп, куркып агачка менгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Көньяк төбәк эзләү-коткару отрядының (Көньяк ТЭКО) МАКСтагы каналында басылган хәбәрдә әйтелә.
Вакыйга узган атна ахырында Ачипсин кальгасыннан берничә чакрым ераклыктагы урман массивында булган. Туристлар җәнлекне күреп, куркудан сукмактан качып, агачка менгәннәр.
«Коткаручылар яшьләрне табып, урманнан шәһәр чигенә чыгарган. Коткарылучылар – Свердловск өлкәсе һәм Краснодар крае яшәүчеләре», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев