Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган.
(24 август, “Апастово-информ”).
“Шагабиев” хуҗалыгы хезмәтчәннәре 23 август көнне бөртекле культуралар уңышын җыеп алу эшен төгәлләүгә ирешкәннәр. Урып-җыю эшләре барлыгы 1464 гектар мәйданда башкарылган. Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган. Бер гектардан уртача 60,8 центнер уңыш чыккан.
Урып-җыю эшләрен оешкан төстә, уңышлы башкарып чыктык. Алда көнбагыш уңышын җыеп алу бурычы тора”, - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Илнар Шагабиев.
Нет комментариев