Хезмәте белән хөрмәт казанган хезмәттәшебез
Кешеләрең синең, Апасым!

Хезмәте белән хөрмәт казанган хезмәттәшебез

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән Электрон Мактау тактасына тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегендә безнең хезмәттәшебез - Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызы да бар.

Гөлфизә Зәйнуллина - Татар Черкене авылында туып-үскән. Аның хезмәт юлы типографиядән башлана. Моннан 35 ел элек ул бирегә эшкә килә һәм һөнәр үзләштереп, басма эшенең төрле юнәлешләрендә хезмәт куя. Башта машина белән хәреф җыючы булып эшләсә, соңрак редакциядә газета, китаплар һәм төрле бланклар басу хезмәтен үти.

Еллар үтү белән аның һөнәри тәҗрибәсе дә арта. 2008нче елда Гөлфизә Нәриман кызы “Йолдыз” газетасы редакциясендә баш хисапчы вазифасына билгеләнә. Шул вакыттан бирле ул редакциянең финанс-хуҗалык эшләрен төгәл һәм җаваплы алып бара.
Саннар белән эшләү аерым төгәллек һәм игътибарлылык таләп итә. Гөлфизә Нәриман кызына бу сыйфатлар хас. Ул һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләреннән дә җаваплылык һәм тәртип таләп итә. Заман белән бергә атлап, эшендә яңа технологияләрне һәм алымнарны үзләштерүгә дә зур әһәмият бирә.

Коллективта да Гөлфизәне хөрмәт итәләр. Аның күпьеллык хезмәте, эшкә тугрылыгы һәм үз вазифасына җитди карашы яшь хезмәткәрләр өчен дә үрнәк булып тора. Гаиләсе өчен дә Гөлфизә Нәриман кызы - таяныч һәм җылы учакны саклаучы уңган хуҗабикә. Тормыш иптәше Таһир абый белән ике бала үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм итттеләр. Бүген инде балаларының уңышларына сөенеп, үзләре дә тормышның матур мизгелләрен кадерләп яшиләр.


Нет комментариев