Чарада Илебез иминлегенә зур өлеш кертүче һәм район тормышында актив катнашучы райондашларга олы хөрмәт күрсәтелде.
(24 август, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Россия флагы көненең әһәмиятен билгеләп узды. Изге күңелле көмеш волонтерларга һәм илебез киләчәге булган яшьләргә изге теләкләрен юллады.
“Алга” яшүсмерләр клубында узган чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүче изге күңелле көмеш волонтерлар да катнашты. Аларга олы хөрмәт белән, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу көн 14 яше тулган егет-кызлар өчен аеруча истәлекле булды. Алар тәүге тапкыр кулларына паспортлар алды.
Чарада районда һәр эштә дә актив булган, Түбән Новгородта милли бәйрәм-Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә зур тырышлык куйган хезмәткәрләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Нет комментариев