Узган ялларда Апасның яр буенда “Татарстанда җәй” проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган “Гаилә белән балык тоту” фестивале узды.
Чарада төрле яшьтәге балалар, әти-әниләр, өлкән һәм яшь балык тоту осталары катнашты. Ярышның төп максаты - гаилә белән бергә вакытны файдалы үткәрү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Фестивальдә катнашучылар саф һавада ял итеп, спорт рухын тоеп, истә калырлык мизгелләр кичерде. Чара һәркемнең күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Нет комментариев