Шыгайда Корбан ашы узды
Җәмгыять һәм без

Шыгайда Корбан ашы узды

Төзекләндерү эшләрен тәмамлап, Аллаһка шөкер йөзеннән шыгайлылар Корбан ашы уздырдылар. Чарада имам-мөхтәсиб Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, «Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автомиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, якташыбыз - Рәмис Сафин һәм Шыгай авылы халкы катнашты.

Авылның хөрмәтле имамы Гайфетдин абый, мәҗлесне җыелган җәмәгать белән Коръән укып, дога кылып ачып җибәрде. Аллаһны зекер итү - тәкбирләр әйтү, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләү белән барды.

Рәмис Сафин җыелган кардәшләргә Ульяновск өлкәсенең татарларының сәламен җиткерде, аларның яшәеше, тормышы турында бәян итте, үзенең тәкъдим, фикерләрен, теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Аллаһ Тәгалә ошбу мәҗлесне оештыручылардан, анда катнашучылардан разый булсын. Аерым рәхмәтләребез бу эшләрне оештырып йөрүче Дамир абый Камалиевка. Дамир абый Аллаһ сезгә көч, куәт, дәрман, иман ныклыгы бирсен! Тагын да күбрәк ихлас гамәлләр башкарырга язсын”, - ди Рәис хәзрәт.


Нет комментариев