Шыгай авылында изге эш башкарыла. Гает бәйрәменә дә алар төзекләндерелгән, матур мәчеткә җыелды.
Әлеге изге эшне авыл имамы белән берлектә мәдәният хезмәткәре Дамир Камалиев оештырып йөри.
“Шыгай авылы мәчетендә түшәм һәм электр белән яктырту системалары төзекләндерелде. Рамазан аеннан соң планлаштырылган әйберләрне әкрен генә, җайлап эшлибез. Авылдаш егетләребезгә зур рәхмәт, гел ярдәм итеп, булышып торалар. Әле эшлисе эшләребез күп. Хатын-кызлар бүлмәсе ясала.
Канализация һәм дини бәйрәмнәрдә аш-су пешерү өчен уңайлылыклар булдыру да планга кергән. Манара яңара, аның тәрәзәләре алмашты. Мәчетнең балконнарының идәннәре яңарды. Халык акчалата ярдәм итә. Кул көче белән булышучылар да бар. Сәдака итеп эшләүчеләр дә бар. Аллаһ Тәгалә җиңеллекләр биреп, башкарып чыгарга язсын. Барыгызны да бәйрәмнәр белән", - ди Дамир Камалиев.
Нет комментариев