Сыйфатсыз бензинны төсе яки исе буенча гына ачыклап булмый. Бу хакта “Татар-информ”га автоэксперт, «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, октан саны нормадан түбән булган ягулык кулланганда двигательдән характерлы металл чыңлавына охшаган тавыш ишетелергә мөмкин. Шулай ук сыйфатсыз бензин катализаторга һәм кислород датчикларына зыян китерергә мөмкин. Заманча автомобильләр ягулык сыйфатына аеруча сизгер. Эксперт машина йөртүчеләргә бензинны тикшерелгән АЗСларда гына салырга һәм ягулыкның сыйфат паспортын карарга киңәш иткән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев