Якыннарыгызны туган көннәре белән котлау өчен матур котлау текстлары
Кадерле_____! Йөрәк түреннән чыккан иң җылы хисләр аша сине түгәрәк гомер бәйрәмең белән тәбрик итәм. Тормыш юлың бүгенгедәй күркәм үтсен, тормыш юлдашың ____ белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге белән балалар-оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, сәламәт булып яшәргә язсын. Һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың.
Язмыш миңа изгелекләр эшләп,
Бүләк итеп сине тудырган.
Бәхет бит ул синдәй дустың белән
Атлап бару гомер юлыннан.
***
Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле-имин көннәр, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек телибез. Безгә игътибарлы, ярдәмчел булдың. Сабыр булырга без синнән үрнәк алдык. Балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерергә Аллаһ насыйп итсен.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.
***
Кадерле___! Сине олы гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, хезмәт уңышлары, көч-куәт, бәрәкәтле тормыш, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Янәшәңдә һәрчак тугры дусларың, ышанычлы хезмәттәшләрең булсын. Изге уй-ниятләрең яхшылык булып, игелек булып кайтсын.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.
***
Кадерле ____! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, киләчәктә тигез, матур тормыш,бәхет-шатлыклар телибез.Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, игелек һәм хөрмәт тоеп озын-озак яшәргә язсын.
***
Кадерле ____! Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйбыз. Үткән гомерең матур үтте. Алдагысы да шулай матур, иман нуры белән күп шатлыклар, сәламәтлек алып килсен. Сиңа барысы өчен дә рәхмәтлебез.
***
Кадерлебез! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллап калабыз.
Аллаһы Тәгалә сиңа алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, тигез тормыш, күңел һәм җан тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларың, оныкларыңның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Юбилеең белән котлыйбыз без,
Кабул булсын һәрбер теләгең
Ходай үзе йөргән юлларыңа
Җәйсә иде бәхет келәмен.
***
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы хезмәттәшебез. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Әниләргә котлаулар
Әниебез! Сине чын күңелдән олы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Тагын да озак еллар туган йортның утын сүндермичә, безнең игелекләрне күреп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән озын-озак яшәвеңне телибез.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, Әни, бәхилләтеп.
***
Кадерле әниебез! Бүген барыбыз очен дә зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә сөекле, әнидән дә рәхмәтле, мәхәббәтле, олы җанлы кеше юктыр.
Әни, син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһның мең рәхмәтләре яусын. Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысын, нурын сүндермичә, Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне яшәвеңне телибез. Һәрвакыт олы йөрәкле, мәрхәмәтле булдың. Шундый булып кал. Тормышыбызның яме булып алдагы көннәрдә дә, без балаларың кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа, оныкчыкларыңа яраткан дәү әни булып, озак гомер кичерсәң иде.
***
Туган көнең белән, газиз әниебез. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң кадерле зат. Гомер юлың озын булсын, көннәрең шатлык белән үтсен, сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә, күңелеңдә иман булсын. Туган йортыбызның яме син. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне санап бетергесез. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!
***
Кадерлебез сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сина шатлыклы картлык, исәнлек саулык, олы куанычлар телибез. Аллаһ сине рәхмәтеннән, шәфәгәтеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын. Сиңа балаларың, оныкларыңның игелеген куреп озын гомер кичерергэ насып булсын.
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт
Бар гомереңә булдын түземле
Сәламәт бул, һич кайгы күрмә
Аллаһ олыласын үзеңне.
Нет комментариев