Татарстанның өч аэропортында һава судноларын кабул итүгә һәм озатуга вакытлыча чикләүләр кертелгән. Бу хакта Росавиация хәбәренә сылтама белән “Татар-информ” яза.
Чикләүләр “Казан”, “Бигеш” һәм “Бөгелмә” аэропортларына кагыла.
“Росавиация белдерүенчә, әлеге чаралар очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертелгән”, - диелә хәбәрдә.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев