Агымдагы елның өч аенда Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 63 кеше һәлак булган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны унҗиде кешегә арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан ДАИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
"Үлемнәрнең төп сәбәпләре арасында – каршы бәрелешләр, җәяүлеләрне бәрдерү, киртәгә бәрелү һәм исерек хәлдә транспорт белән идарә итү. Һәлак булучыларның 40 проценттан артыгы каршы бәрелешләрдә теркәлгән, бу һәлак булучыларның гомуми санының яртысы диярлек. Аларның 9ы узып китү тыелган урыннарда һәлак булды", - диде Айрат Сәмигуллин. Ул аерым билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәте саны быел кимегән, шулай ук ел башыннан юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 677 кеше җәрәхәтләр алган.
Чыганак - «Татар-информ».
Нет комментариев