Татарстанда СВОда катнашучылар өчен эш урыннарын квота таләбен үтәмәгән эш бирүчеләргә карата административ штрафлар кертеләчәк. Тиешле закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында хупладылар.
“Вазыйфаи затларга – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штрафлар билгеләү тәкъдим ителә", – диде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова документны тәкъдим итеп.
Аның сүзләренә караганда, закон проекты «махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында» Республика законы кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән. Бу закон буенча, 200дән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләр СВО катнашучылары өчен эшләүчеләр саныннан 1% күләмендә квота бүлеп бирергә тиеш, дип искәртте министр.
Чыганак – “Татар-информ”.
Нет комментариев