Җәмгыять һәм без

Татарстан трассасында пассажирлар утырган автобус ауган

Татарстанда Яр Чаллы – Түбән Кама трассасында пассажирлар йөртүче микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

  Җиңел автомобиль белән «Фиат Дукато» микроавтобусы бәрелешкән. Нәтиҗәдә пассажирлар утырган микроавтобус ян ягына әйләнгән.   Һәлакәттән соң трассаның әлеге участогында зур бөке барлыкка килгән, транспорт хәрәкәте шактый кыенлашкан.  

  «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, авария вакытында микроавтобус салонында 11 кеше булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч хезмәтләр җәлеп ителгән. Һәлакәт урынына «Биклән» постының янгын сүндерү һәм 72нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгән.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев