Татарстан Хезмәт министрлыгы махсус хәрби операция (МХО) ветераннарын биш реабилитация үзәгенә чакырды
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән биш инвалидларны реабилитацияләү үзәге МХОда катнашучыларга реабилитация хезмәтләре күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Восхождение» инвалидларны реабилитацияләү үзәген карау барышында хәбәр итте.
«Болар – Чаллы, Әлмәт, Зеленодольск, Казан, Баулыдагы реабилитация үзәкләре. Узган ел 200 егет мондый реабилитация алды. Әлеге вакытта актив язылу бара. Җәйге чорда егетләр Социаль фонд аша санаторий-курорт юлламалары буенча бара. Реабилитация процессы өзелмәсен өчен, без аларны шунда ук кабул итеп, үз социаль реабилитация үзәкләребезгә чакырабыз», – дип билгеләде ул.
Реабилитация үзәкләрендә 412 урын бар, шул исәптән 282се стационар һәм 130ы ярымстационар.
«Монда яшәү дә, туклану да – барысы да бөтенләй бушлай. Юнәлтмә алу өчен, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Реабилитация үзәгенә турыдан-туры шалтыратып, уңайлы вакыт сайларга һәм курска язылырга мөмкин. Стационар рәвештә – елына бер тапкыр, ә ярымстационар рәвештә – елына ике тапкырга кадәр», – дип билгеләде Зарипова.
МХОда катнашучыларга индивидуаль реабилитация яки абилитация программаларында тәкъдим ителгән социаль реабилитация хезмәтләрен түбәндәге оешмалар күрсәтә:
– Зеленодольскидагы «Идел» инвалидларны социаль реабилитацияләү республика үзәге;
– Казандагы «Восхождение» инвалидларны реабилитацияләү үзәге;
– Баулыдагы «Березка» инвалидларны реабилитацияләү үзәге;
– Әлмәттәге «Ветеран» инвалидларны реабилитацияләү үзәге;
– Яр Чаллыдагы «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәге.
Шулай ук сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль реабилитацияләү республика үзәгендә (Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистайдагы бүлекчәләре) социаль хезмәтләр алырга мөмкин.
«Хөрмәтле махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хезмәтен тәмамлаганнар, без сезне чакырабыз. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез, реабилитация үзәкләрендә сезне көтәбез, чөнки безнең төп бурычыбыз – сезгә тыныч тормышта үзегезне табарга ярдәм итү һәм, мөмкин кадәр, сәламәтлекне торгызу», – диде Зарипова.
Фото: Михаил Захаров /«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев