Дүшәмбе, 15 июньдә, республикада үзгәрмә болытлылык көтелә, төнлә кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.
Көндез һәм кич белән урыны белән яшен булырга мөмкин, боз явуы да ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка алышына – 4-9 м/с, көндез кайбер урыннарда исе көчәеп 14 м/с кадәр җитә, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с кадәр булырга мөмкин.
Һава температурасы төнлә +12..+17 градус тәшкил итә. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылына.
Казан шәһәрендә үзгәрмә болытлылык көтелә, көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер урыннарда яшен булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка алышына – 4-9 м/с, кайбер урыннарда исүе 14 м/с кадәр көчәя, яшен вакытында 15-17 м/с кадәр житә. Башкалада көндез максималь температура +26..+28 градус була.
Нет комментариев