Җәмгыять һәм без

Татарстанда 15 “кара” банкирны законсыз эшчәнлеге өчен хөкем иткәннәр

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварыннан 2020 елның июленә кадәр алар кимендә 48 фирма оештырган, шуларның 20се ялган затларга рәсмиләштерелгән.

Бу компанияләр аша алар 82 млн сумнан артык акча эшләп, исәп-хисаплар, күчерүләр һәм башка финанс операцияләре башкарган. Эшне судта карау нәтиҗәләре буенча 11 кеше 2,5 елдан 5 елга кадәр сроклар алган, калганнары – 3,5 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 млн сумга кадәр штрафлар алган.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев