Җәмгыять һәм без

Татарстанда 18 августта яңгырлар көтелә һәм һава +25 градуска кадәр җылыначак

Сишәмбе, 18 августта, республикада болытлы, ачыклы урыннар белән һава торышы көтелә.

Төнлә кечкенә һәм уртача яңгыр явуы фаразлана, урыны белән көчле яңгыр булачак, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал, урыны белән яшен булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5–10 м/с, яшен вакытында исә 15–17 м/с кадәр көчәюе мөмкин. Төнлә температура +10..+15 градус тәшкил итә, көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.

Казанда болытлы, ачыклы урыннар белән һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан, 5–10 м/с, яшен вакытында көчәюе 15–17 м/с кадәр була. Көндез башкалада һава +22..+24 градус җылы була.


Нет комментариев