Татарстанда 20 март Ураза бәйрәме уңаеннан ял көне дип игълан ителде
Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкын өстәмә ял көне көтә.
Бәйрәм көне - 20 март – ял көне дип игълан ителде. Шуның нәтиҗәсендә биш көнлек эш атнасында ял көннәре өч көн рәттән дәвам итәчәк: җомгадан, 20 марттан, якшәмбегә, 22 мартка кадәр. Пәнҗешәмбе, 19 март, бәйрәм алды көне булып санала, шуңа күрә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Исегезгә төшерәбез, Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза бәйрәмендә иминлекне көчәйтергә кушты. Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә бәйрәмгә әзерлек, Кырымның яңадан кушылуының еллыгы һәм хайваннарны инфекцияләрдән саклау турында фикер алыштылар.
Чыганак – “Казань-КП”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев