Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда 2013 елдан башлап 5,8 мең ятим бала торак белән тәэмин ителгән

Татарстанда 2013 елдан 2025 елга кадәр 5,8 мең ятим бала махсуслаштырылган торак фонды белән тәэмин ителгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында ТР Мәгариф Министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова сөйләде. 

Ел саен уртача 300гә якын кеше торак ала иде, әмма 2020 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча өстәмә финанслау нәтиҗәсендә бу күрсәткеч елына 600 һәм аннан артыгракка кадәр артты. 2023 елда 762 кеше торак белән тәэмин ителгән, ә 2022 елда республика ятим балаларга торак бирү буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Программаны финанслауның зур өлеше республика бюджеты хисабына башкарыла-94,2%, ә федераль субсидия 5,8% тәшкил итә. 2026 елда бу максатларга 2,9 млрд сум каралган, бу 641 кешене торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев