Җәмгыять һәм без

Татарстанда 2020 елдан бирле 127 меңнән артык бала капиталы сертификаты бирелде

Бу ел башыннан РФ Социаль фондының РТ буенча бүлекчәсе 7 меңнән артык бала капиталы сертификатын гаризасыз рәсмиләштергән. Узган елда 19,3 мең документ рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

 

«2020 елдан бирле республикада 127 меңнән артык бала (гаилә) капиталы сертификаты рәсмиләштерелде. Беренче балага дәүләт ярдәме күләме 728 921 сум тәшкил итә. Әгәр беренче бала 2020 елга кадәр туган булса, ә икенчесе — агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң, бу сумма 963 243 сумга тигез», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Бала капиталы сертификаты автоматик рәвештә рәсмиләштерелә – гаризалар һәм шәхсән барулар таләп ителми. Сабый туганнан соң мәгълүматлар Социаль фондка килә, ә әзер документ ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына юнәлтелә.

Сертификатның цифрлы версиясе күчереп алу һәм бастыру өчен бирелә, документның гамәл вакыты чикләнмәгән. Бала капиталының сертификатта күрсәтелгән зурлыгы ел саен 1 февральдә индексацияләнә. Документны үзгәртергә кирәкми: сумма автоматик рәвештә төзәтелә. Капиталның актуаль зурлыгын яки калдык акчаларны дәүләт хезмәтләре порталында тикшереп була. Белешмә онлайн рәвештә әзерләнеп, ата-ананың шәхси кабинетына килә.

«Сертификатларны проактив форматта рәсмиләштерү Татарстанда 2020 елдан бирле эшли. Гаиләләргә гариза бирергә кирәкми, чөнки документ автоматик рәвештә формалаша», – дип билгеләде РФ Социаль фондының РТ буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев